- җәелү
- 1. (Җәю) 2. Киңәю, зур урын алу, агып, саркып күп урынны каплау. Зур урын биләү, еракларга сузылу. Яктылык, караңгылык, төтен, ис, сөрем нур, томан һ. б. ш. күренешләрнең зуррак урынны каплап алуы, ераккарак таралуы тур. 3. Җыйнаклыгын югалту, киңәеп, җәенкеләнеп китү, як-якка бүселү аяк киеме җ. 4. Киңәю, киңлеккә үсү; як-якка тармакланып, ябалдашланып үсү. Юанаю, симерү (кеше тур.) 5. Җыелып, бөкләнеп яки төрелеп торган әйбернең киңәеп, ачылып, язылып китүе тур.. Як-якка җибәрелү, ачылу 6. Таралып сыегаю һәм юкка чыгу (болыт, төтен, томан һ. б. тур.) 7. Ерылу (авыз тур.) 8. Даны таралу. Сүз хәбәр таралу тур. 9. күч. Таралу, чыгу (эчке хиснең чырайга чыгуы, беленүе тур.) 10. күч. Киң күләмдә башкарылу (эш, хәрәкәт һ. б. тур.) 11. Төп эштән, темадан читкә чыгып, иркенләп, киңәйтеп эшләү яки сөйләү тур. рәв.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.